15 апрель 2012 яңалыклары
-
Мохтаҗларга бир
«Нежность» ЦСОН чираттагы тапкыр «Киемнәр ярминкәсе» акциясен игълан итте. Безнең һәрберебезнең өендә балаларыбыз киеп үскән, инде аларга кечерәйгән яки төрле сәбәпләр аркасында шифоньер киштәләрендә яткан, хәтта бер тапкыр да киелмәгән киемнәр дә бар. Ә бит әлеге киемнәр мохтаҗ кешеләргә хезмәт итәргә мөмкин. Чиста, үтүкләнгән киемнәрне «Нежность» ЦСОНга китерергә, ә аларны...
-
Юл бирмәсәң – штраф түлә
ЮХИДИ ның Аксубай бүлеге инспекторы В.Хаммәтов карары белән җәяүлегә юл бирмәгән өчен административ хокук бозу турындагы эш буенча шофер Р.га 800 сум күләмендә штраф салына. Гражданин Р. карар белән килешмичә һәм административ хокук бозуда үзен гаепсез дип раслап, ЮХИДИ бүлеге инспекторы карарын гамәлдән чыгару үтенече белән ТР Аксубай район судына...
-
Фельдшерга ярдәм кирәк
Медицина өлкәсенә кагылган хәбәрләр һәр кешене кызыксындырган темадыр, мөгаен. Чөнки сәламәтлек һәркемгә төрлечә өләшенгән, шуңа сырхауханә юлларына йомышы төшмәгән бәхетлеләр бик сирәктер. Авылда яшәүчеләр өчен авыл фельдшеры табиб та, профессор да. Авырып киткән кеше иң беренче чиратта авыл фельдшерына мөрәҗәгать итә. Ә алар тиз генә чирне ачыклап, дәвасын билгелиләр, кирәк...
-
Компьютер белән эшләргә өйрәнделәр
«Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге »ГКУ инициативасы буенча "Интернет - озын гомерлек" проекты кысаларында "Кәкре Күл урта мәктәбе" МБОУ базасында "Компьютер грамоталылыгы нигезләре" темасы буенча семинар программасы тәмамланды. 13 кеше ике ай буена занятиеләргә зур кызыксыну белән йөрделәр. Дәресләрне информатика өлкәсендә компетентлы укытучылар алып барды. Алар өлкәннәргә...
-
Сыра сату контрольдә
Сыра һәм сыра эчемлекләре сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр аларның ваклап сату күләмен игълан итәргә тиеш. Сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату күләме турындагы №12 формасындагы декларацияне үзвакытында тәкъдим итү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе аны алдан тикшерү үткәрү өчен формалаштырырга һәм 2012 елның 1 маена кадәр Дәүләт алкоголь инспекциясенә...
-
Халыкара бәйгедә өченче
Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Данис Шәвәлиев һәм аның укытучысы Владимир Лосюгин «Музыка территориясенең-чикләре юк» III нче Халыкара конкурс- фестивалендә катнаштылар. Аксубай балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр зона, республика, бөтенроссия конкурсларыннан күптапкыр җиңү белән кайттылар. Хәзер исә алар моның белән генә чикләнмиләр. Менә шуның өчен алар март азагында Санкт-Петербурггта үткән югарыда телгә...
-
Районны төзекләндерик
Үткән атнада җирле хакимияттә муниципаль районны санитар чистарту буенча игълан ителгән ике айлыкны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин алып барды. Чара 1 апрельдән 1 июньгә кадәр үтә. Авыл җирлекләре, предприятиеләр, оешмалар һәм район гражданнары әлеге чорда үз территорияләрен тәртипкә китерергә-яшелләндерү, хуҗасыз йортларны сүтү, санкциясез...
-
Урманнар чиста булсын өчен
Менә инде өченче ел рәттән ТР Министрлар Кабинеты һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән республикада икеайлык "Татарстанның чиста урманнары" акциясе үтә. Аның язгы этабы 15 апрельдән 15 майга кадәр үтә. Әлеге киң масштаблы табигатьне саклау акциясенең безнең районда ничек оештырылган булуы турында сөйләү өчен, без "Аксубай лесничествосы" ГКУ җитәкче-лесничие Вячеслав...
-
Бистә–уртак йортыбыз
1 апрельдән районда экология икеайлыгы старт алды. Район үзәгендә территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту, үсентеләр утырту буенча чаралар планы эшләнде. Һәр предприятие һәм оешмага алар янындагы территорияләр беркетелгән. Әмма урамнардагы тәртипне анда яшәүчеләр салырга тиеш. Күз алдында эреп юкка чыккан кар астыннан кыш буена җыелып яткан чүп-чар ачыла. Шәһәр тибындагы Аксубай...
-
Балалар бакчасын яңарттылар
Үткән шимбәдә авыл халкы, кунаклар, район җитәкчеләре катнашында Иске Тимошкинода "Солнышко" балалар бакчасы ачылды. Үзгәртеп корылган балалар бакчасына керү юлында кунакларны милли киемнәргә киенгән мәктәп укучылары һәм авыл халкы ипи-тоз белән каршы алдылар. Яңартылган балалар бакчасының символик ачкычы бакча мөдире Лина Мишинага тапшырылды. Район башлыгы Камил Гилманов, район мәгариф бүлеге...
-
Мин татарча сөйләшәм
Республикабызда "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе бара. Кәкре күл урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары да бу акция кысаларында төрле чаралар үткәрделәр. Рус мәктәбе булуына карамастан, укучылар татар телен яратып өйрәнәләр һәм төрле чараларда теләп катнашалар. Күптән түгел Кәкре күл урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Татар лингвистикасы...
-
Савгачлылар аерылып торды
«Юность» УСЗда яшүсмерләр һәм кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге үтте. Очрашу нәтиҗәләре буенча яшүсмерләр командасы арасында савгачлылар-беренче, Аксубай лицее-икенче, емелькинолылар өченче урын алдылар. Кызлар арасында беренче һәм өченче урыннарны савгачлыларның беренче һәм икенче командалары алды, искеибрайлылар икенче булдылар.
-
Атлар яратучы әби
Карасу авылында яшәүче Гиматдинова Минҗамал Мингата кызына апрель аенда 85 яшь тула. Әмма аның җилдән-җитез йөрүенә күпләр кызыгырлык әле. Читтән ярдәм көтмичә, болын хәтле өйдә үз көнен үзе күреп яшәп ята, район үзәгендә яшәүче балаларында да еш кунак була ул. Хәтере дә бик әйбәт аллага шөкер, үткән елларын искә төшерә...
-
Халыкның яраткан җырчысы
Танылган татар эстрада артисткасы Илсөя Бәдретдинова концерты барышында район Мәдәният йортының тамашачылар залында яз кәефе хөкем сөрде. Концерт, һәрвакыттагыча, чын бәйрәмгә әверелде. Бу юлы аның концерт программасы «Әкияттә кунакта» дип аталды. Аның мәгънәсе якын кешеләрнең үзара мөнәсәбәтен үз эченә алды. Әйтергә кирәк, Илсөя Бәдретдинова башкарган барлык җырларны, театральләштерелгән тамашаны аның...
-
Шагыйрь, язучы, гражданин
Казанны беренче тапкыр күргәндә, Александр Заварихинга унбер яшь була. Бу 1943 елның көзе, икенче ел барган сугышның кызган мәле генә. Әлеге шәһәргә ул оныгының киләчәге өчен борчылган әбисе Анна үтенече белән килә. Александрның бала чагы Спастан егерме километр ераклыкта урнашкан Мещеровка авылында үтә, ә моңа кадәр ул Казан турында күз...